Универсиада өчен алынган кредитлар 2025 елда гына түләнә башлаячак

2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру өчен алынган кредитлар 2025 елдан түләнә башлаячак. Бу хакта бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында билгеле булды.

Бу мәсьәлә буенча Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. «2013 елгы Универсиадага алынган кредитлар ике елга кичектерелде. Кредитларның төп өлешен түләү 2023 елдан башланырга тиеш иде. Хәзер 2025 ел турында сүз бара», — диде министр.

Ул закон проекты Дәүләт Думасында кабул ителгәнен һәм Федерация Советына юлланганын әйтте.


Фикер өстәү