Шәмсия Җиһангирова җырчы Рафаэль Сәхәбиевнең вафатын ишеткәч шигырь язган

Бүген иртән Татарстанның халык артисты Рафаэль Әхәт улы Сәхәбиев бакыйлыкка күчте.

Шәмсия Җиһангирова әлеге хәбәрне ишеткәч шигырь иҗат иткән. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез…

              Китәләр…

Җырчы Рафаэль Сәхәбиевнең вафатын ишеткәч…

Китәләр… китәләр… китәләр…

Кемдер бүген… Кемдер иртәгә…

Фанидан бакыйга күчәләр…

Кемнедер кайгылы итәләр…

Кемнедер шатлыклы итәләр…

Дөнья бит бу! Аптырамагыз,

“Сөенгәнгә, диеп, ышанмыйм!”

Мин  ышанам. Чөнки адәмнәрнең

Бар яхшысы. Бар бик яманы.

Әйтәбез бит, Ходай биргәнгә, дип,

Шөкер итәр кеше калмады…

Шөкер итәр кешеләр бар, шөкер,

Бөтенләй үк әле юк түгел!

Ләкин кемдер “китеп барган” саен

Кителә дә төшә бу күңел.

…Бүген менә Рафаэль киткән…

Кайсы булсын?! Җырчы Сәхәби.

Хәйран калып, телсез басып торам.

Югалтудан булып гасаби…

Сабырлыклар бирсен бер Аллаһым

Якыннары, туганнарына…

Ә без шөкер итик шундыйларның

Булганнары…

Калганнарына…

Калганнарга Ходай гомер бирсен

Бәрәкәтлесен һәм озынын.

Күпме генә җирдә яшәсәк тә,

Безнең гомер бер кул сузымы…

Китәрбез без шулай берәм-берәм…

Кемнәрдер иртәгә, кем бүген…

Дога кылыйк, әйдә, Рафаэльгә

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигүн…

  1. 11. 2019
ФОТО: Ш. Җиһангированың шәхси архивыннан

Фикер өстәү