Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй — өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе — язның яшеллеген, агы — чисталыкны, кызылы — энергияне, көчне, тормышны аңлата.
  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы — Тавил Хаҗиәхмәтов.

Фикер өстәү