Казанда ачылачак яңа мәктәптә билге куймаячаклар

Киләсе елда Казанда “Мәктәп 21” дигән проект эшли башлаячак. Программистлар әзерләүче уку йортына эләгү өчен БДИ нәтиҗәләре дә кирәкми, математика һәм инглиз теле буенча белемне дә тикшермиләр. Укучылары – сынауны уңышлы үткән 18 яшьтән өлкәнрәкләр.

Саклык банкының белем бирү проекты бу. Матбугат очрашуында Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, бездәгесе ил төбәкләрендә ачылган беренче филиал булачак. Әлегә кадәр мондый уку йорты Мәскәүдә һәм кайбер Европа илләрендә генә бар. Роман Шәйхетдинов аны яңа төр мәктәп дип атады. Тулай торагы да булачак. IT-белгечләр әзерләүгә юнәтелгән проект әлеге кадрларга булган ихтыяҗны киметергә ярдәм итәчәк. Белгечләрне халыкара таләпләргә туры китереп әзерләмәкчеләр.

Мәктәп директоры Светлана Инфимовская белдергәнчә, анда укытучылар да юк, билгеләр дә куелмаячак. Вузларга укырга керергә баллары җитмәгән яшьләр дә, өлкәннәр дә, сәламәтлеге чикләнгән кешеләр дә мөмкинлеген сынап карый ала. Программалаштыра белмәү – киртә түгел. Директор әйтүенчә, теләк белдерүчеләрнең яртысы бер тапкыр да программа язып карамаган. Бүген барлыгы 4 мең кеше гариза тапшырган инде. Шуның өчтән бере – Татарстаннан. Уку түләүсез. Мәктәпкә эләгү өчен гариза язарга, ике онлайн-уен уйнарга, әңгәмәдә катнашырга, аннан бер ай дәвамында программалаштыру курсы (монысын бассейн дип йөртәләр) үтәргә кирәк. Менә шуны уңышлы үткәннәргә мәктәп ишекләре ачык. Өч курстан 560ар кешене кабул итәчәкләр. Теләгәннәргә әле дә соң түгел. 20 декабрьгә кадәр проектның сайтында гариза бирергә мөмкин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү