Җитештерүдә бәхетсезлек очрагы өчен иминият кертемен арттыралар

Хөкүмәт җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри иминият кертемен арттыру турындагы закон проектын хуплады. Алга таба аны Дәүләт Думасына тапшыралар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. 

Документ нигезендә, бурычлы затның милке хисабына мәҗбүри тәртиптә түләнергә тиешле иминият кертеме, пени һәм штраф күләмен 500 сумнан 3 мең сумга кадәр арттырып, федераль законның 266, 267 һәм 268нче маддәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Узган елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин 2020-2021 еллардагы план чорына җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә гамәлдәге тарифларны саклап калуны күздә тоткан федераль законны имзалады.

 


Фикер өстәү