Россия миллиардеры машина сатарга барганда үтерелгән кызның ипотекасын каплаган

Россия миллиардеры Игорь Алтушкин Екатеринбургта Audi аркасында һәлак булган Ксения Каторгинаның ипотекасын бөтен килеш түләп бетергән, дип яза «Лайф».

— Игорь Алексеевич вәзгыятьне күзәтеп барган. Аның шәхси инициативасы белән Каторгиннар гаиләсенең ипотекасы ябылды. Ипотекага алынган фатир Ксениянең туганнарына калсын өчен ул ике миллион ярым сум акча күчергән, — дип хәбәр иткән «Лайф»ка РМКның җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Дмитрий Федечкин.

Ипотеканының чыннан да түләнеп бетүе хакында Ксениянең иптәше кызы да раслаган. Миллиардер вәкилләре гаилә белән элемтәгә кереп, ниятләре турында хәбәр иткән булалар.

— Без шок хәлендә. Ләкин бу бик күңелле яңалык. Хәзер Ксения шул кадәр тырышып тәрбияләгән, аның өчен генә дип яшәгән кызчыгы шәхси фатирында яшәячәк, — дип сөйләгән кыз.

https://vatantat.ru/2019/10/mashina-satarga-kitk%d3%99n-kyzny-%d2%after%d2%afd%d3%99-gaepl%d3%99n%d2%afchel%d3%99r-totkarlangan/

 


Фикер өстәү