Татарстанда берничә көн җылы һава торыш сакланачак

Татарстанда хәзерге салкын һава торышына алмашка киләсе атнада җылы килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренчә, республикадагы хәзерге температура күпьеллык мәгълүматлар буенча нормага туры килә. Күпчелек районнарда кар яуды.

Иртәгә, 2 ноябрьдә, көнбатыштан килгән циклон кар, буран һәм көчле җил алып килә. Төнлә -8 градус, көндез +1… -3 градус булачак.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә төнлә бераз кар явачак, көндез явым-төшем булмаячак. Төнлә һава температурасы -2…-7 градус, ә көндез +4…-1 градус булачак.

Киләсе атнада, 4 ноябрьдә, Татарстан көньяк антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә төбәкнең күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми. Бары тик төньяк-көнбатышта атмосфера фронты төнлә һәм иртән юеш кар, буран алып киләчәк, юлларда бозлавык та булырга мөмкин. Секундына 16 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0…-6 градус, көндез +4…-1 булачак.

5 һәм 6 ноябрьдә Россиянең Европа өлешендә һава торышын көньяк-көнбатыш һава агымы билгеләячәк. Шулай итеп, 6 ноябрьдә 6-11 градуска кадәр җылы булачак. Яңгыр көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/01/196308/

Фикер өстәү