Казанның Горький шоссесы тирәсендә юлны су баскан

Казанда суүткәргечтәге авария аркасында Горький шоссесы тирәсендәге юлны су баскан. Бу хакта Татарстан башкаласында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Водоканал» МУП диспетчерлык хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзер авария нәтиҗәләрен бетерү буенча эш алып барыла.

«Эш бара. Бернинди сүндерүләр дә, күчерүләр дә булмый», — диделәр «Водоканал»да. Шул ук вакытта диспетчерлык хезмәтендә эшнең кайчан тәмамлануы турында әйтмәделәр.


Фикер өстәү