Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елның 31 декабре сишәмбегә туры килүе сәбәпле, ул көнне 1 сәгатькә кыскартылган эш вакыты белән бәйрәм алды эш көне булачагын искәртте.
Бәйрәм яллары 1 гыйнвар, чәршәмбе, башланачак. Ә яңа елның беренче эш көне-9 гыйнвар, пәнҗешәмбегә туры килә.
2020 елның 4 һәм 5 гыйнвар ял көннәре май бәйрәмнәрен арттыру өчен файдаланылачак. Россиялеләр 1-5 һәм 9-11 май көннәрендә ял итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat