Яз һәм хезмәт, лалә һәм энҗе, хокук һәм… йомраннар көне: 1нче майны бездә һәм чит илләрдә ничек бәйрәм итәләр?

Еш кына Беренче Май, ягъни Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Совет чорыннан “сеңеп” калган бәйрәмнәр исемлегенә кертәләр. Бу, әлбәттә, ялгыш фикер, чөнки Хезмәт көнен элеккеге Советлар Союзы илләрендә генә түгел, дөньяның тагын 142 илендә билгеләп үтәләр! Тик кайбер илләрдә бу көн бөтенләй башкача атала һәм, гомумән, башка мәгънәгә ия. Сәяхәтебезне башлыйк, булмаса?!

Тарих битләренә күз салсак…

Урта гасырларда Беренче Майда яңа административ ел башлануын билгеләп үткәннәр. Ул елларда бөтенхалык җыеннары уздырып, яңа старшинаны сайлаганнар һәм киләсе елга планнар төзегәннәр.

Моннан ике гасыр элек исә бу көннең тарихы яңа борылыш алган. Хезмәт бәйрәменең барлыкка килүе ерак 1886елга барып тоташа. Ул чакта АКШның Чикаго шәһәре эшчеләре 8 сәгатьлек эш көнен гамәлгә кертүне тәлап итеп, митинг оештыра. Акция полиция хезмәткәрләре белән бәрелешләргә кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, 60 полиция хезмәткәре яралана, сигезе һәлак була, йөзәрләгән эшче кулга алына һәм билгесез сандагы эшчеләрнең гомерләре өзелә. 1889 елда әлеге вакыйгалар истәлегенә бу көнне хезмәт ияләренең хокукларын яклау буенча демонстрацияләр үткәрү турында карар кабул ителә. 1890 елданБеренче Май Испания, Италия, АКШ, Франция, Бельгия, Германия һәм башка илләрдә дәүләт бәйрәме әйләнә.

Россиядә…

… Яз һәм Хезмәт бәйрәме беренче мәртәдә 1890 елда Варшавада билгеләп үтелә. Киләсе елларда ул Санкт-Петербурга “күчә”. Бу көнне ПетрБеренче күңел ачулар оештырырга яраткан. Бәйрәм ярминкәләр, биюләр һәм мул табын белән үрелеп барган.

1897 елда исә бәйрәм беренче тапкыр сәяси төс ала. Бу көнне митинглар һәм демонстрацияләр үткәрелә башлый. Вакыт узу белән Беренче Май сәяси түгел, гаилә бәйрәменә әверелде. Хәзер инде аның алыштыргысыз атрибуты парад түгел, табигать, дус-туганнар һәм… шашлык. 2001 елда Беренче Май Дәүләт бәйрәме статусын алды һәм ял көне дип игълан ителде.

Илләре төрле булгач, бәйрәмнәре дә “чуар”

Әйткәнемчә, дөньяның күп илендә майның беренче көне Яз һәм Хезмәт бәйрәме булса да, араларында аерылып торучы илләр бар.

  • Бу көнне Испаниядә үзенчәлекле бәйрәм – Яшел Сантьяго билгеләп үтелә. Гүзәл кызлар роза һәм канәфер чәчкәләреннән тәкыялар үрә, мәңгелек мәхәббәт символы булган ромашкалардан чәчәк бәйләмнәре ясый, ә яшь егетләр өчен Беренче Май – мәхәббәт аңлату көне. Кыскасы, Испаниядә Беренче Май – саф хисләр һәм мәхәббәт бәйрәме.
  • Беренче май көнне финнар Vappu – студентларның язгы карнавалын билгеләп үтә. Хельсинкида аны 30 апрельдән үк бәйрәм итәләр. Бәйрәм студентларның базар мәйданындагы Хавис Амандның таш сынына абитуриентларның традицион баш киеме – ак фуражка кидертүдән башлана. Соңыннан, карнавалда катнашучылар үзләре дә фуражка киеп, шампан шәрабын ачалар.
  • Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бердәмлеге көнендә Көньяк Африка Республикасында профсоюзлар халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре, төрле музыкаль төркемнәрне чыгышлары оештырыла. Бәйрәм хакимият химаясе астында уза.
  • Йомраннар көне – Канададагы абориген-индеецлар майның беренче көнендә нәкъ менә әлеге бәйрәмне билгеләп үтә.
  • Нидерланды. Биредә исә апрельнең соңгы һәм майның беренче атнасында лалә чәчәкләре фестивале уза.
  • АКШта америкалылар беренче май Хокук көне, Балалар сәламәтлеген саклау көне һәм Лояльлек көнен билгеләп үтә. Бу көн, бәйрәмнәргә бай булса да, рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителмәгән. Ә Хезмәт көне исә АКШта сентябрьнең беренче атнасында билгеләп үтелә.
  • Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне белән беррәттән, беренче май –французлар өчен энҗе чәчәк көне дә әле. Монда беренче майда әлеге чәчкәне якыннарына, туганнарына, ә кайчагында бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә бүләк итү традициягә әйләнгән. Бүләк ителгән ботакны исә һәркем киләсе бәйрәмгә кадәр саклый.
  • Ә Грециядә бу көнне балалар иртән торып, беренче яз карлыгачларын эзли. Әлеге кошны табуга, алар җырлар җырлап, йортлар тирәли йөри башлый. Күршеләре исә аларны җиләк-җимеш, чикләвек һәм башка тәм-томнар белән сыйлый.

Майның беренче көне менә шундый бай тарихлы һәм күпкырлы көн булып чыкты әле. Без өй һәм бакча тирәләрендә тиргә батып эшләгән арада, башка илләрдә әнә нишлиләр икән! Хәер, быел алай ук булмаса да, бәйрәм кәеф китмәс әле.

Лилия Гыймазова әзерләде.

 


Яз һәм хезмәт, лалә һәм энҗе, хокук һәм… йомраннар көне: 1нче майны бездә һәм чит илләрдә ничек бәйрәм итәләр?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү