Татар сәнгате өчен зур югалту

Мәдәни темаларга язучы күренекле журналист, сәнгать фәннәре кандидаты, театр тәнкыйтьчесе Татьяна Мамаева вафат. Бу хакта Камал театры хәбәр итә.

  • Татьяна Мамаева соңгы елларда «Реальное время» редакциясендә эшләде. Соңгы вакытларда аның каты авырганлыгы билгеле.

“Театр Татьяна Мамаеваның үлеме хакындагы кайгылы хәбәрне бик авыр кабул итте. Безнең өчен бу зур югалту. Камал театры хакындагы бик күп язмалар авторы Татьяна Мамаева үрнәк профессиональ тәнкыйтьче иде. Без аны һәрвакыт юксыначакбыз”, — дип яза Камал театры.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү