Татарстанда бер студент ставкаларда җиңүенә ышанып аферистларга 176 мең сум акча күчергән

Татарстан техникумынарының берсендә укучы студент кыз спорт ставкаларында отуына ышанып аферистларга акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Лениногорскида яшәүче 19 яшьлек студент кыз белән була. Кызга спорт ставкаларында уйнарга дигән тәкъдим бер социаль челтәрдә килә. Кыз отуына ышана һәм аферистларга 176 мең сумнан артык акча күчерә.

Бу факт буенча «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү