Тоталь диктант башкаласы – Казанмы?

Башкалабызда 2020 елда “Тоталь диктант” уздырылырга мөмкин. Һәрхәлдә, шәһәребез әлеге дөньякүләм акциясе башкаласы исеменә дәгъва кыла. Тавыш бирү чараның рәсми сайтында https://totaldict.ru/voting_capital/#voteуздырыла.

Ачык тавыш бирүдә, Татарстаннан тыш, Вологда, Екатеринбург, Ижау, Краснодар, Ростов-Дон, Санкт-Петербург, Тамбов, Чиләбе һәм Нукус шәһәрләрекатнаша. Теләгендә булган барча кеше сайтта(totaldict.ru) теркәлеп, 11 ноябрь 10.00сәгатькә кадәр тәүлегенә бер тапкыр тавыш бирә ала. Тавыш бирү йомгаклары буенча биш шәһәр бәйге финалына узачак. Җиңүчене 2020 елның 1 февралендә игълан итү күздә тотыла.

Тоталь диктантның ел саен ихтыяри диктант рәвешендә үткәрелүен искә төшерик. Чара рус теле буенча белемнәребезне тикшереп карау, хаталарны анализлап, тел белгеченнән киңәш-табышлар ишетү мөмкинлеге бирә. Сүз уңаеннан, киләсе елда диктантны Андрей Геласимов (“Национальный бестселлер” әдәби премиясе лауреаты) әсәреннән өзек буенча авторның үзе үткәрәсен дә искәртик.

Быел Татарстанда 6 меңнән артыграк кеше әлеге акциядә катнашкан. Шул ук вакытта диктант язучылар саны елдан-ел арта (әйтик, 2018 елда 4 меңнән артыграк кеше катнашкан). Тоталь диктант язу өчен барлык районнар һәм шәһәрләрдә 91 мәйданчык, шуның 27се – Казанда оештырылган.


Фикер өстәү