«Казан Арена» стадионының исемен үзгәрттеләр

Спорт объекты һәм Татарстан банкы арасындагы озак вакытка исәпләнгән стратегик хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә «Казан Арена» стадионының исеме «Ак Барс Банк Арена» дип үзгәртелде. Документны «Ак Барс Банкы»ның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев һәм «Казан Арена» стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов имзалады.

«Килешү имзаланган вакыттан алып арена «Ак Барс Банкы» исемен йөртәчәк. Безнең килешү стадионның исемен үзгәртүгә генә түгел, ике арадагы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә дә юнәлдерелгән. Ул өч елга исәпләнгән», — диде Зөфәр Гәрәев. Бу – Татарстанның иң зур спорт корылмасы, дип билгеләп үтте ул.

«Безнең өчен бу истәлекле көн. Без әлеге вакыйгага шактый озак килдек, соңгы ике-өч елда шушы мәсьәлә белән шөгыльләндек. Төрле вариантларны карадык. Стадионның исеме республикага калганы өчен рәхмәт. Яңа атама сыйфатында федераль, халыкара компанияләр дә каралган иде», — дип хәбәр итте Радик Миңнәхмәтов.

«Ак Барс Банкы»ның идарә рәисе банкның хоккей, футбол, баскетбол һәм волейбол буенча спорт чараларына иганә ярдәме күрсәтүен искәртте.

«Бер яктан, нейминг турында килешү – акча мәсьәләсе ул. Икенче яктан, «Ак Барс Банк Арена» әлеге акчаларга күп кенә социаль проектларны үстерәчәк. Бу безнең социаль концепциягә бик әйбәт туры килә», — диде Зөфәр Гәрәев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-infrm.tatar/news/2019/11/07/196555/

Фикер өстәү