Апаста легендар фильмы геройларына багышланган скульптура композициясе ачылды

Апаста эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Очрашу урынын үзгәртергә ярамый» легендар фильмы геройлары Глеб Жеглов һәм Володя Шараповка багышланган скульптура композициясе ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Равил Хисаметдинов, район эчке эшләр җитәкчесе, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, ветераннар катнашты. Район башлыгы барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны чын күңелдән бәйрәм белән котлап, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин шулай ук барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, скульптура композициясен булдыруда өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Районның йөзек кашы булган, сынчы-рәссам Вячеслав Носовны Татарстанның эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/09/196680/


Фикер өстәү