Акча җитәрме, снюс бетәрме, тел исәнме? Дәүләт Советының бишенче утырышы узды

Мәктәп укучылары арасында таралаучы снюсларга каршы көрәшне көчәйтү, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, киләсе елларга Татарстан бюджеты. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта барлыгы 45 сорау каралды. Аны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.

Бюджет – дефицит белән

Бишенче утырышта каралган төп мәсьәләләрнең берсе – Татарстанның 2020 елга бюджеты иде. Әлеге закон проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Татарстанның 2020 елга бюджеты 3,1 млрд сумнан артыграк дефицит белән планлаштырылган. Киләсе елга бюджет керемнәре 270 млрд 70 млн 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд 213 млн 187,1 мең сум булыр дип уйлыйлар.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп узганча, закон проектына Татарстан Министрлар Кабинетыннан, депутатлардан 420 төзәтмә тәкъдим ителгән. 28се төшереп калдырганнар.

– Төзәтмәләр нигезендә, керем һәм чыгымнар белән бюджет акчасы 5,1 млрд сумга артты, – диде Леонид Якунин.

“2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты өченче укылышта кабул ителде. 2021 елга керем 274 млрд 900 млн 610,6 мең сум, чыгымнар 276,9 млрд 900 млн 610,6 мең сум, дефицит 2,8 млрд сум булыр дип фаразлана. 2022 елга исә керемнәр 279,9 млрд, чыгымнар 282, 5 млрд, дефицит 2,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла.

Снюслар буенча

Соңгы вакытта кәнфит рәвешендә сатыла торган снюслар тирәсендә зур шау-шу бара. Әлеге тема утырышта да кузгатылды.

– Бу турыда барысы да сөйли. Мәктәп директорларыннан, әти-әниләрдән күп гаризалар керә. Соңгы көннәрдә районнарда күп йөрергә туры килде. Халыкның 99 проценты шушы сорау белән кызыксына. Бу мәсьәләдә нинди эшләп алып барыла икән? – диде КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Аңа җавапны Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бирде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, снюслар таратуны чикләү турында закон проекты эшләнә.

– Бүген комитетта, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, укучылар куллана торган матдәләр буенча закон проекты эшләнә. Хәтерләсәгез, без 2014 елда Федераль законга үзгәрешләр керткән идек. Анда сүз тәмәке турында бара. Бүген никотин һәм башка шундый тыелган матдәләр турында сөйләшәчәкбез, – диде ул. Бу атнада мәсьәлә турында юристлар белән утырып сөйләшәчәкләр.

Ятимнәргә – 24 квадрат метр

Ятимнәргә кагылышлы сөенечле хәбәр дә бар. “Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында” һәм “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында” законнарына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин билгеләп узганча, әлеге закон проекты ятим балаларның хокукларын яклауга юнәлгән.

– Документларны өйрәнеп чыккач, районнарда ятимнәргә бирелә торган торак мәйданнарының төрле мәйданда булуын күрдек. Кайберләрендә ул 18 квадрат метр дип билгеләнгән. Шул ук вакытта 33 квадрат метрлы торак белән тәэмин итү дә каралган. Яңа закон проектында ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга тәкъдим ителә торган торак мәйданы 24 квадрат метрдан да ким булмаска тиешлеге искәртелә, – диде Фәнил Әһлиуллин.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин әйтүенчә, әлеге вакытта республикада үз куышларын 1307 кеше көтә. Сүзгә Премьер-министр Алексей Песошин та кушылды. Аның искәртүенчә, моңа кадәр ел саен 300 ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала үз куышлы булган. Хәзер исә мондый бәхетлеләр саны ике тапкыр күбрәк булачак. Һәм шулай итеп, өч елда чиратлар бөтенләй бетәр, дип ышандыра җитәкчеләр.
Депутатлар әлеге документны беренче һәм өченче укылышта хуплады.

Тел мәсьәләсе

Депутатлар өстәмә мәшәкатьтән азат ителәчәк. Сүз, әлбәттә, даими булмаган нигездә эшләүче авыл депутатлары турында бара. “Татарстан Республикасы аерым закон актларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” закон проекты буенча, алар керемнәре турында мәгълүмат бирмәячәк. Дөрес, әгәр нинди дә булса эш буенча зур күләмле килешүләр төзелмәгән очракта гына.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проекты федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгәнлеген әйтте. Керем, чыгым, мөлкәт турындагы мәгълүматлар депутат үзе һәм хатынының соңгы өч елда гомуми кеременнән артыграк күләмдә килешү төзелгән булса гына юллана. Әгәр булмаса, бу хакта Татарстан Президентына хат җибәрергә кирәк булачак.

Ахырдан сүз алган депутат Ркаил Зәйдулланың чыгышы ялкынлы булды.
– Татар теле бүген гаять аяныч хәлдә. Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. “Теле юкның иле юк”, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә, милләт тә, дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыга. Ләкин халыкта исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифне юкка чыгаралар икән, халыкның үз телен сакларга көче калмый, – диде ул.
Ркаил Зәйдулла парламентның бер сессия утырышын милли мәгариф һәм татар теленең язмышы мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү