Башкала сәхнәсе – бәйрәм дә, имтихан да

Балаларга татарча спектакльләр уйныйлар, актерларны торак белән тәэмин итәләр, үз Әлмәндәрен булдырганнар. Болар барысы даТуймазы татар дәүләт драма театры хакында.

Кичә Туймазы театры Казанда гастрольләрен башлап җибәрде. Тамашачыга алар Җизнәкәй(Хәбибулла Ибраһим), “Әлдермештән Әлмәндәр”(Туфан Миңнуллин), “Игезәкләр” (Әнгам Атнабаев) әсәрләрен алып килгән. Ни өчен Казантамашачысына өч комедия сайлап алганнар соң? Режиссер Илнур Мулабаев әйтүенчә, комедия белән комедия арасында да аерма бар. Ул, театрда беркайчан да билдән түбән комедия куелмады, тамашачыны көлдерәм дип, төрле арзанлы алымнар кулланылмады, диде. Шул ук вакытта тамашачының театрга ял итәргә килүен дә яшермәде. Хәер, туймазылылар үзләре дә җор телле, аралашучан икән.  Театрның режиссеры да, директоры да ихлас, проблемалары хакында да уртага салып сөйләштеләр.

Илнур Мулабаев драма театрына яшьләр театрыннан килгән. Аның өчен иң зур проблема – яшь актерларның җитмәве. Бу уңайдан директор Фирзәт Габидуллин актерларның Туймазыгапровинция итеп каравына үпкәсен дә белдерде:

– Берсендә Казан театр училищесына бардым. Башкортстаннан укырга килгән соңгы курс студентларын үзебезгә чакырдым. Казанда каласыбыз килә, диләр. Башкортстанга кайтсалар, Уфада эшлиселәре килә. Ә бит без кайткан актерны торак белән тәэмин итәбез, тулай торагыбыз да бар. Уфада кеше өстендә торып эшләгәнче, бездә эшләү отышлырак түгелме икәнни?

Туймазы театры спектакльләре Кариев театрында барачак. Кабул итүче як буларак, матбугат очрашуында  Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова да катнашты. Ул Туймазы халкының театраль булуын билгеләп үтте:

Анда гастрольдә булганда тамашачының зал тутырып йөрүенә игътибар иттек. Яңалыкларгаачык, төрле алымнарны  кабул итәләр. Бу да биттеатрның эше, диде ул. Фирзәт Габидуллин театр эшчеләренең, студентларның кече залда җыелып“читка”лар оештыруларын, үзләре спектакль чыгарып, фестивальләрдә катнашуын да әйтеп үтте.

Сүз уңаеннан, Уфа сәнгать институты татар театрлары өчен махсус татар курсы җыйган. Гыйнвар аенда студентлар диплом эшләрен нәкъменә Туймазы театрында куячак. Димәк, яшьләр киләчәк. 5–6 ел инде балаларга урысча спектакльләр уйнамыйбыз, ди җитәкче.  ТуймазыӘлмәндәренә килгәндә, безгә үз Әлмәндәребез кирәк, диләр туймазылылар.

– Һәр театрның әсәргә үз карашы булырга тиеш. Камал театры Әлмәндәрне үзенчә күргән, без – үзебезчә. Шәүкәт Биктимеровтан соң бу әсәргә алыну дөрес булырмы дип уйлану да булды. Миңа калса, Шәүкәт Биктимеровны кабатласак, ул – дөрес булмас иде. Ә үз Әлмәндәребезне иҗат итү – анысы игелекле эш.

Кунаклар Казанга бәйрәмгә әзерләнгән кебек әзерләнеп килүләрен дә әйтте. Шул ук вакытта, Казанга килү – имтихан тоту белән бер, дип тә өстәделәр.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү