Тикшерү комитетында эшләүче ир-ат йөкле хатынын заложникка алган

Бүген көндез, Ростов халкы коточкыч вакыйга шаһиты булды. Шәһәрдә яшәүче бер ир йөкле хатынын заложникка ала. Ул аны үз фатирында бикләп тота.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре үз хатынына үтерү белән янаган Ростов кешесен тоткарлаган. Ул Тикшерү комитеты хезмәткәре, 38 яшьлек Сергей Ткачев булып чыга. Билгеле булганча, полиция белән озак сөйләшкәннән соң, ул хатыны Алланы үз теләге белән азат иткән.

Сергейның 39 яшьлек хатыны үзен начар хис итә һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Аңлаешсыз сәбәпләр аркасында бу вакытта ирнең нервылары уйный һәм ул аңа: «Мин сине хәзер атачакмын», — дип кычкыра башлый. Бу вакытта аның кулында пистолет була.


Фикер өстәү