Татарстанда көчле рухлылар бәйрәме узачак

Республикада 6 ел рәттән “Татарстан энҗесе” бәйгесе узачак. Ул иртәгә, 6 декабрьдә  “Әкият” курчак театры бинасында  сәгать 11 дә узачак.

– Әлеге бәйгене бик белеп бетермиләр. Шуңа да аны танытасыбыз килә, – ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Биредә авыр язмышлы,  бик күп авырулары булган, әмма көчле рухлы ханымнар катнаша. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән кешеләр алар. Андыйларга карап сокланмый мөмкин түгел.

Алты ел эчендә бәйгедә 69 хатын-кыз катнашкан. Әлеге чарадан соң аларның 4 се – гаилә корган, 6сы әни булу бәхетен татыган, 18е  һөнәри белем алган,  13е  яңа шөгыль тапкан. Иртәгә исә бәйгедә республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 10 кыз катнашачак. Оештыручылар әйтүенчә, катнашырга теләк белдергән кешеләрнең барысын да җиңүче итеп атарлык. Әмма жюри “Татарстан энҗесе”н атаячак. Катнашучыларның берсе дә бүләкчсез китмәячәк.

Бу хакта тулырак газетаның алдагы саннарында Гөлгенә ШИҺАПОВА репортажын укый аласыз.


Фикер өстәү