Кемнәр бассейнга справкасыз да керә ала?

«Известия» хәбәр итүенчә, Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Русия Югары суды шундый карар чыгарган.

Бу яңалык “Роспотребнадзор” тәкъдиме белән кертелде.
Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик хәл бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.

Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар, мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак, дип саный.


Фикер өстәү