Яңа елда Казанда җәмәгать транспорты ничәгә кадәр эшләячәге билгеле

Яңа ел бәйрәме көннәрендә, 1-8 гыйнварда, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча күрсәтелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 1 гыйнвар иртәсендә автобуслар 7.00 сәгатьтән юлларга чыгачак.

Быел шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны төп ике мәйданчыкта – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда һәм «Черек күл» паркында каршы ала алачак. Төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы 26 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда уза. «Черек күл» паркында шәһәр халкы өчен дискотека, Россия Президенты һәм Татарстан Президенты мөрәҗәгатен трансляцияләнә. Бәйрәм 31 декабрьдә 22.00 сәгатьтә башлана һәм 1 гыйнварда 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

26 декабрьдә, төп чыршыны ачу көнендә, Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәтен 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләү планлаштырыла. Яңа ел төнендә Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте 31 декабрьдә 18.00 дән 1 гыйнвар 4.00 гә кадәр чикләнәчәк.

Раштуа төнендә, 7 гыйнварда, бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң 2 сәгать 30 минутта Меңьеллык мәйданына һәм «Үзәк стадион» тукталышына шәһәрнең барлык районнарына да кешеләрне тарату өчен махсус автобуслар (№6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 91) һәм 2нче троллейбус куелачак.

Транспорт буенча комитетның кайнар линия (843) 275-30-50 телефоны Яңа ел бәйрәмнәренең бар көннәрендә дә тәүлек буе эшләячәк.


Фикер өстәү