Казанда Яңа ел төнендә шәһәр транспорты төнге икегә кадәр йөриячәк

Яңа ел төнендә Казанда 22 төп маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай йөриячәк. Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачылачак, дип хәбәр итте Казан мэриясе порталы.

31нче декабрьдән 8нче гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча, ә Яңа ел төнендә махсус җәдвәл буенча 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1нче гыйнварда иртән автобуслар линиягә 7.00 сәгатьтән чыгачак. Метрополитен 6.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Раштуа бәйрәме хезмәте тәмамланганнан соң, 7нче гыйнварда 2.30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталыш пунктына биш автобус һәм бер троллейбус билгеләнәчәк, алар шәһәрнең барлык районнарына җибәреләчәк.

31нче декабрьдән 10нчы гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.

Бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары Транспорт комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә ала.


Фикер өстәү