Яңа ел каникулы чорында җәмәгать транспортының ничек йөриячәге билгеле

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көне графигы буенча эшләячәк.
Казан башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт өлкәсе өчен җаваплы урынбасары Илдар Шакирҗанов Яңа ел каникулы чорында җәмәгать транспортының ничек эшләячәге турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, җир өсте транспорты беренче гыйнварда 5:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк. Метроның эш графигы үзгәрми: иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр.
Шакирҗанов сүзләренә караганда, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең җир өсте транспорты һәм метроның эш графигы төнге 02:00 сәгатькә кадәр озайтыла.
Шул ук вакытта Яңа ел каникулы чорында муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.


Фикер өстәү