23 февральдә Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Казанның барлык муниципаль парковкалары да бушлай эшләячәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

10 гыйнвардан Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар яңа расписание буенча эшли. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.

Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.

Беренче 15 минутта парковка бушлай.

Казан Мэры Илсур Метшин карары белән кертелгән ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә. Шулай ук узган айда түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү