«Пацан» ни әйтер?

Җәмәгатьчелек фикере кабат икегә бүленде. Билгеле булганча, кинорежиссер Жора Крыжовников Роберт Гәрәевнең «Слово пацана» китабы буенча сериал төшерергә җыена. Сюжет үзәгендә – узган гасырда Казанда оешкан җинаятьчел төркемнәр тарихы. Берәүләр баштан кичкәннәрне кабат яңартудан зыян күрмәсә, икенчеләр режиссер эшенең шул чорларның кабатлануына этәргеч ясамагае дип шикләнә. Ул елларның җиле кызык эзләгән хәзерге яшьләргә кагылмасмы?

Каршы торыргамы, дөресен күрсәтергәме?

Ыгы-зыгы нәрсәдән башланды соң? Февраль башында Жора Крыжовниковның «Слово пацана» сериалында катнашу өчен Татарстан шәһәрләрендә кастинг игълан ителде. Казанда әлеге кастингта 4 меңләп кеше катнашты.  Яшүсмерләр һәм яшьләр, билгеле. Башкаларның күңеленә шом керде: экран аша җинаятьчел төркемнәр идеологиясен күрсәтү аларны каһарманлаштыру булмасмы?

Яшь буынны мондый эчтәлектәге чаралардан якларга кирәклеге турында беренчеләрдән булып Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец әйтте. Ул республика прокуроры Илдус Нәфыйковтан яшүсмерләрне «Слово пацана» сериалына җәлеп итүнең законлымы-юкмы икәнен тикшерүне сорады. Сериал балигъ булмаганнарның психик һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян китермәсен дип борчыла омбудсмен. «Җинаятьчел төркемнәрнең активлыгы чорында бик күп яшьләр вафат булды, «Слово пацана»ның дөньяга чыгуы аңы җитлекмәгән яшь буынга тискәре йогынты ясаячак», – дип саный ул.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Роберт Гәрәевнең китабын прокуратура тикшергән иде инде. Алар аны чыгаруны тыярлык нигез юк дигән фикергә килгән.

Фикер төрлелеге

Тарихны, бигрәк тә аның бик үк горурланып булмый торган өлешен яңарту кирәкме? Ул чорны күрмәгән, аңы җитлекмәгән яшь буын өчен мондый иҗат эшләре нәрсәсе белән куркыныч? 90 нчы еллар җинаятьләрен һәм җинаятьчеләрен каһарманлаштыру дөресме?

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Ногманов сүзләренчә, Казан тарихының мондый караңгы ягын күрсәтү кирәк түгел.

– Билгеле, Казанда боларның барысы да булган, барыбыз да белә инде. Әмма без моңа каршы торырга тиеш. Күп кешене харап иткән күренеш ул. Яшьләргә бер сөрән салу җитә хәзер, бу шул чорның кабатлануына китермәсен иде, – дип саный ул. – Әгәр сериал тәрбияви максатта төшерелсә, әйтик, менә шулай эшләргә, шундый булырга ярамый, дип өйрәтсә, нинди афәткә китерүен күрсәтсә, яхшы булыр иде. Киресенчә булса, кызганыч.

Казан Кремле дә шул фикердә.

– Меңьеллык тарихы булган республика башкаласында кино төшерерлек кызыклырак тарихлар да бар. Мәдәниятебез бай, яшь буынга күрсәтерлек тирән һәм лаеклы күренешләр күп, – дип белдерде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Шул ук вакытта төшерү эшләренә кысылу Президент дәрәҗәсендәге эш түгеллеген дә ассызыкладылар.

Россия кинематографчыларының Татарстан бүлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров сериалның явызлыкның яхшылыкны җиңүе турында булмасына өметләнә.

– Жора Крыжовников – сәләтле режиссер, көчле продюсерлар белән эшли. Алар сериалда явызлыкның өстен чыгуын күрсәтмәс дип уйлыйм. Драматургия, конфликт кирәк. Мондый темага күпме фильм, сериал чыкты инде. Бездә генә түгел ул. Минемчә, бернинди куркыныч юк, бары тик сериал әйбәт килеп чыксын. Минем уйлавымча, алар аз гына соңга калды, чөнки хәзер кеше бу хакта уйламый, һуш китәрлек проект булмас та. Төшерерләр, күрсәтерләр һәм онытырлар да, – ди ул. – Бу тема миңа да якын, чөнки ул мин үскән чорга да туры килде. Бассейннан кайтышлый, бер төркем кыйнады, аркага пычак кадады. Без бу чорны уздык. Ул төркемнәрдәге күпләр туры юлга басты. Аларның берсе дә үз балаларының шушындый төркемнәр оештыруын теләмәс.

Илдар Ягъфәров үзе, мондый проектка алынмас идем, ди. «Төшерәләр икән, каршы түгел. Әмма үзем алынмас идем. Бу минем өчен түгел. Урам пропагандасы белән шөгыльләнәсе килми. Минем максатым – милли кинематографны үстерү. Бездә башка матур, якты темалар, сәләтле актерлар күп. Бездә гел шикле проектларга теләктәшлек күрсәтәләр. Әмма аларның берсе дә аһ итәрлек нәтиҗә бирми», – дип саный режиссер.

Психолог Миләүшә Исмәгыйлева үсмерләрнең һәм яшьләрнең начар үрнәк саналган шәхесләргә охшарга тырышу омтылышларын, җәмгыять тарафыннан яманланган күренешләргә кызыксыну сәбәпләрен аңлатты.

– Әти-әни идеал булудан туктагач, балада тәнкыйди караш барлыкка килгәч, ул үрнәк булырдай, иярү өчен башка бер объект эзли башлый. Гадәттә, бу яшьрәк, аның чорына якынрак, карашлары заманча булган кешеләр. Шартлыча остаз диик. Бу остазны алар кайдан таба? Күбесенчә интернеттан, фильм, блогерлардан, – диде белгеч. – Мантыйк ягыннан караганда, криминаль образларда да бала өчен кирәкле сыйфатларны табарга була. Әйтик, батырлык, курыкмау. Тәнкыйди караш җитлекмәгән, баш мие формалашмаган (ул 25 яшькә кадәр бара. – Ред.) очракта, образларның начар сыйфатларын эләктереп, кабатларга мөмкин. Безнең бәла – үзебезнең образлар булмауда. Әйтик, Туганбатыр милли проектын тормышка ашырырга җыеналар. Шундый образлар тудырып, аларны популярлаштыра алсак, бик яхшы булыр иде.

Сүз уңаеннан…

Яшүсмерләр һәм яшьләр аңын кайгыртырга алынулары бик хуп инде анысы. Әмма җинаятьчелек дөньясының дөньякүләм кинематограф тарихының зур өлешен алып торуын да онытмаска кирәктер. Шул ук тулы бер чор карап үскән «Бригада», Фрэнсис Форд Копполаның «Крестный отец» фильмнары, хәзерге буын яратып караган «Острые козырьки» сериалы дисеңме… Ничек төшерәсең һәм иҗат эшенә нинди мәгънә саласың бит. Әйтик, «Крестный отец» фильмында да кемдер кан һәм явызлык, ә берәүләр гаиләнең бар нәрсәдән дә өстен һәм кадерле булуын күрергә мөмкин. Һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә.

Ирина Волынец шау-шу тудырган сериалның иҗат командасыннан сценарийны күрсәтүләрен дә сорады. Әлегә аның турында берни билгеле түгел.

Белгечләр дә ассызыклады: күрсәткән очракта, тәрбияви ягына басым ясарга кирәк. «Асфальт бүлеп» йөрүләрнең сәбәпләрен аңлатырга. Бу дулкын ни өчен тынган? Кеше үзгәргән, үзеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбәйгән, башка юл белән дә эшле-ашлы булу җае арткан. Бар нәрсә дә чагыштыруда беленә бит. Күп кенә балалар кастингка җинаятьчене уйнау өчен дип түгел, кинода төшү теләге белән килгәндер дигән өмет тә бар…

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү