Татарстанда ике атна элек югалган унбиш яшьлек кызны тапканнар

Татарстанның Лаеш районында 15 яшьлек кызны тапканнар, аны ике атна эзләгәннәр иде. Бала исән-сау.

Бу хакта социаль челтәрләрдә «Лиза Алерт» эзләү отряды сәхифәсендә хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, 9 февральдә ул Столбище бистәсеннән билгесез юнәлештә киткән иде.


Фикер өстәү