21 февраль ниләр белән истә калды?

Халыкара туган телләр көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының истәлекле датасы. 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО генераль конференциясендә гамәлгә куела. Әлеге дата 1952 елның 21 февралендә булган вакыйгалардан чыгып куела. Бу көнне Бангладешта полиция хезмәткәрләре бенгал телен яклаучы студентларны атып үтерә. Алар үз телләрен дәүләт теле итеп тануларын таләп иткән булалар.

Бүген дөньяда 7000 гә якын тел бар. Белгечләр әйтүенчә, берничә буын яшәгән чор эчендә аларның яртысы юкка чыгарга мөмкин. Барлык телләрнең 96 процентында планетада яшәүчеләрнең бары тик 4 проценты гына сөйләшә.

Бөтендөнья экскурсоводлар көне

Бу бәйрәм 1990 елда гамәлгә куела. Шул җәһәттән күп кенә илләрдә зур чаралар үткәрелә.

ГОЭЛРО

102 ел элек (1920) Россияне электрификацияләү буенча 200 дән артык белгечтән торган дәүләт комиссиясе төзелә. Комиссия тарафыннан кабул ителгән проект 10-15 елга исәпләнә һәм 20 җылылык, 10 гидроэлектрстанция төзүне күздә тота.

Тарих музее

150 ел элек (1872) Дәүләт тарих музеена нигез салына. Төзелеш өчен җирне Кызыл Мәйданнан тәгаенлиләр. Нигезгә беренче ташны 1875 елның августында император Александр II cала. Сигез елдан соң музейны тантаналы төстә ачалар. Бүген ике катта урнашкан 40 залда борынгы Россия тарихыннан алып XX гасыр башына кадәр булган 22 мең экспонат белән танышырга була.

Севастополь

238 ел элек (1784) Екатерина II указы белән Ахтиар шәһәренә Севастополь исеме бирелә. 1783 елның апрелендә Кырым Россиягә кушылганнан соң, ярымутрауга Екатерина II боерыгы белән хәрби портны төзергә урын эзләү өчен “Осторожный” фрегаты җибәрелә. Төзелеш өчен Ахтиар бухтасын сайлыйлар. 1783 елда ук таштан өч йорт салалар. Башта шәһәр Ахтиар дип атала. Бу исем ерак түгел урнашкан Ак Яр дип аталган татар авылыннан алынган. Екатерина патша указы белән ул Севастопольгә үзгәртелә. Грек теленнән алганда, ул Дан шәһәре дигәнне аңлата.

Паралимпия уеннары

46 ел элек (1976) Швециянең Эрншельдсвик шәһәрендә I Паралимпия кышкы уеннары ачыла. Ярышларда 16 илдән 198 спортчы катнаша.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү