Россиядә «Краб салаты»на бәя кискен арткан

Белгечләр Россия халкының Яңа ел табынындагы иң популяр салатларның берсе саналган “Краб салаты”на бәя артканын ачыклаган. 2019 ел белән чагыштырганда, бәя 14 процентка үскән.

“Такском” белгечләре хәбәр итүенчә, декабрьдә дүрт кешелек гаиләгә краб салаты бәясе 14 процентка арткан. Хәзер аны әзерләү 231,92 сумга төшәчәк. Исәп эшен классик рецептка таянып алып барганнар, краб таякчыклары, йомырка, кыяр, консервацияләнгән кукуруз банкы, майонез, тоз бәяләрен чагыштырганнар.

Краб таякларының уртача бәясе 99 сум тәшкил иткән. Йомырка 27,62 сумга төшәчәк, кыярлар — 34,25 сум, консервацияләнгән кукуруз — 61 сум, майонез — 10,2 сум, тоз (10 г) — 27 тиен. Продуктларның бәясе 23 млрд тан артык касса чекларын анализлау нигезендә билгеләнгән.


Фикер өстәү