Татарстан трассасында юл чатында ике йөк машинасы бәрелешкән

Татарстан трассасында ике йөк машинасы юл чатын бүлешә алмаган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Әлмәт районында Миңнебай – Чупай юл чатында «ГАЗ» фургоны һәм HOWO үзбушаткычы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә үзбушаткыч арбасындагы әйберләр юлга чәчелгән, йөк автомобиле исә кюветка төшеп киткән.

«Урынга тиз арада табиблар һәм коткаручылар килде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, өч кеше зыян күргән», — дип искәртте шаһитлар.

Авариянең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү