“Ватаным Татарстан” журналистлары бүләкләнде (фото)

“Казан утлары” журналы берьюлы ике конкурска йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында “ВТ” журналистлары да бар.

Конкурсның беренчесе шәфкать ияләре – табибларга багышланган һәм “Шифалы куллар” дип аталган. Анда кызыксындыру бүләгенә ия булучылар арасына яшь журналистыбыз Ильяс Баһауов та бар.

Иң яхшы әдәби очерклар конкурсы исә ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Беренче урынны хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов алды. Кызыксындыру бүләгенә исә әдәбият һәм сәнгать бүлегенең мөдире Гөлинә Гыймадова ия булды.

Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, “Шифалы куллар” конкурсына 150дән артык әсәр кабул итеп алынган. Шуларның 20се повесть, алтмышлабы хикәя, калганнары шигырь булган. Әлеге бәйгедә хикәяләр жанрында беренче урынны Зиннур Хөснияр, икенче урынны Фирүзә Җамалетдинова, өченче урынны Ркаил Зәйдулла алды. Повестьлар жанрында беренче урында Зөлфәт Хәким, икенче урында даими авторыбыз Марат Кәбиров, өченче урында Рәмис Латыйпов.


Фикер өстәү