Владимир Путин: WADA Россияне олимпиададан читләштерү сәясәт белән бәйле

 Допингка каршы WADA бөтендөнья агентлыгының Россияне олимпиададан читләштерү карарында сәясәт төсмерләре бар. Бу фикерне Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә әйтте.

«WADА оешмасының бу карары Олимпия хартиясенә каршы килә. Гамәлдәге Олимпия комитетына карата билгеле дәгъвалар булмаса, ил командасы нейтраль флаг астында чыгыш ясарга тиеш түгел. Хартиядә шулай дип язылган. WADA ягыннан безнең комитетка дәгъва булмаса, димәк, җыелма команда үз флагы астында чыгыш ясарга тиеш. Конкрет кешеләр белән аңлашыгыз, без ярдәм итәчәкбез. Миңа калса, бу карарда сәясәт төсмерләре бар», — дип белдерде ил башлыгы.

«Җәза допингны файдалануда тотылган спортчылар өчен генә булырга тиеш. Теләсә кайсы җәза шәхси булсын. Әгәр берәр кеше нидер кулланып тотылган булса, ул вакытта җәзага тарту табигый һәм гадел. Әмма спортчыларның күпчелеге допинг кулланмаса, ни өчен аларга санкцияләр билгеләнә?» — диде Путин.

Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә Үзәгендә Владимир Путинның унбишенче зур матбугат конференциясе уза. Быел бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән рекордлы санда журналистлар җыелды.


Фикер өстәү