Владимир Путин: Россия дөнья базарын бодай белән тәэмин итүчеләрнең иң зурысы

Хәзерге вакытта Россия — дөнья базарын ашлык белән иң күп тәэмин итә торган ил. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

«Советлар Союзы һәрвакыт ашлык сатып алды. Без бөртеклеләрне иң күп сатып алучыларның берсе идек. Шуны да искәртеп үтәсем килә, хәзер Россия дөнья базарын бодай белән тәэмин итүчеләрнең иң зурысы. Без — беренче, АКШ һәм Канаданы уздык», — диде дәүләт башлыгы.

kremlin.ru

Россия ашлыкны бик күп җитештерә, бу илгә бодай сату буенча халыкара базарда беренче урынны алырга мөмкинлек бирә, дип өстәде Путин. «Авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше 46 процент. Бездә экспорт берничә мәртәбә артты. 2,6 тапкыр тирәсе», — диде ул.

Россия Президенты илнең тышкы базарда 24 млрд долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатканлыгын искәртте. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләрдән табыш керүнең төп чыганагы ашлык кына түгел, әлбәттә, шулай ук терлекчелектә дә — кош-корт, дуңгыз ите сату арткан», — дип йомгак ясады ул.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү