Россия соңгы елларда 600гә якын табигать ресрусы чыганагы ачкан

Путин искәртеп үткәнчә, Россия «һәр тармакта диярлек» билгеле бер казанышларга иреште. Ил соңгы елларда 600гә якын яңа чыганак ачты. РФ Президенты Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

kremlin.ru

«Мин, мисал өчен, атом энергетикасы кебек заманча тармаклар хакында әйтмим дә – соңгы вакытта сигез блок эшләтеп җибәрдек. Совет чорында алар 16 иде кебек. Бу климаттагы үзгәрешләргә каршы көрәштә дә безгә зур өстенлекләр бирә. Чөнки бездә энергетика структурасы дөньяда иң яшеле булып чыкты», — дип искәртте ул.

РФ Президенты сүзләренчә, «Россия элекке буыннардан калган ресурслар һәм куәтләр хисабына яши дип уйлаучылар бик нык ялгыша».

"Татар-Информ"

Фикер өстәү