Җырчы Алсу бөтен дөньядагы татарларны берләштергән өчен Миңнехановка рәхмәт белдерде

Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу бөтен дөньядагы татарларны берләштергән өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТАССР оешуның 100 еллыгына старт бирүгә багышланган концерт вакытында әйтте.

«Бүген миңа барыбыз өчен дә мөһим вакыйгада катнашу бәхете елмайды. Киләсе елда безнең яраткан, туган Татарстаныбызның оешуына 100 ел тулачак. Республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Рөстәм Нургалиевич, бөтен дөньяда яшәгән татарларны берләштерү буенча гаять зур һәм кирәкле эш башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә», — дип искәртте Алсу.

Моннан тыш, җырчы туган җирендә көч һәм илһам алуын билгеләп үтте.

«Ата-бабаларыбызның Ватаны булган туган җиремә рәхмәт. Бу – безнең көчебез, энергиябез һәм илһам үзәге. Туган Татарстаным алдында баш иям», — дип искәртте җырчы.


Фикер өстәү