Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерүчеләргә хезмәт хакын арттыру юлын табарга вәгъдә итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика янгын сүндерүчеләренең хезмәт хакы күләмен федераль дәрәҗәгә кадәр ничек җиткерергә икәнен өйрәнергә вәгъдә итте. Бу хакта ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясенең йомгаклау коллегиясендә әйтте.

«Хезмәт хакы буенча мәсьәләне өйрәнергә кирәк. Һәрхәлдә, әгәр дә федераль хезмәттәшләребезнеке арткан икән, безгә дә хезмәт хакын ничек арттырырга икәнен уйларга кирәк. Сезнең барлык теләкләрегез шунда ук булмаса да, безнең яктан хупланачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда янгынга каршы федераль хезмәт хезмәткәрләренең хезмәт хакы 32 мең сумга җиткереләчәк. Татарстан янгын сүндерүчеләренең уртача хезмәт хакы 24 мең тәшкил итәчәк. Ул планлаштырылганны исәпкә алып, 3,8 процентка арткан.

«Янгын сүндерүчеләр алдында бурычларның тигез булуын исәпкә алып, республика Хөкүмәтенә аларның уртача хезмәт хакын 30-32 мең сумга кадәр арттыру мәсьәләсен өйрәнү турында йөкләмә бирүегезне сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте Рафис Хәбибуллин Татарстан Президентына.

Быелның 1 октябреннән янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның хезмәт хакы 4,3 процентка артты.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү