Исерткеч эчемлек зыянсыз булмый

Республикада Яңа ел бәйрәмнәрендә  исерткеч эчемлекләр белән агуланучылар саны 10–15 процентка арта. Гыйнвар каникуллары вакытында башкала хастаханәләренә уртача 55кә якын кеше эләгә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

Татарстан наркологлары ел саен Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь белән агулану очракларын терки.

– Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядә, исерткеч эчемлекләр эчеп, көн саен 60лап кеше бакыйлыкка күчә. Яңа ел бәйрәмнәрендә бу сан 230га кадәр җитә, – диде Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий.

Алия Насыйбуллина белдергәнчә, узган ел республикада   исерткеч эчемлекләр белән 270 кеше агуланган. Быел исә  250 очрак теркәлгән.

Алкогольне артыгын эчү йөрәк-кан тамырлары, бавыр һәм бөер авыруларының килеп чыгуына китерергә мөмкин. Белгечләр исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында онытмаска, бәйрәмнәрдә тирә-юньнең йогынтысына бирелмәскә киңәш итәләр.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү