Яңа елга кар ява

Ниһаять, декабрьгә хас булганча суыта, ахры. Һәрхәлдә, синоптиклар атна ахырына кадәр Татарстанда салкынча һава торышы урнашасын фаразлый.

Сәбәбе – республикага антициклон агымы үтеп керү. Кар-буран көтелми, кайбер көннәрдә генә аз-маз явым-төшем, юлларда җиңелчә генә бозлавык булырга мөмкин.

Гидрометеорология үзәге белгечләре иртәгә һава температурасының көндез 4–9 градус, төнлә 7–12 градус суык буласын вәгъдә итә. Ә инде пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә төнлә термометрның терекөмеш баганасы –13 градуска кадәр, урыны белән –18 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез 5–10 градус салкын булачак. Шимбә көнне дә салкынча һава сакланырга тиеш. Шул ук вакытта бераз гына кар да көтелә.


Фикер өстәү