Казанда «Ел җитәкчесе-2019» республика конкурсы лауреатларын бүләкләделәр. Тантананың мәртәбәле кунаклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды.
Шуннан соң ул алдынгы җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «ЛУКОЙЛ» ГАҖ вице-президенты, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры Николай Николаев бүләкләнде.
- «РИТЭК» компаниясе («ЛУКОЙЛ» төркеменең бүлендек җәмгыяте) — республика нефть сәнәгатенең иң уңышлы предприятиеләре исәбендә. «ТатРИТЭКнефть»нең еллык табыш күләме 1 млн тоннадан артык тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр буенча предприятие Татарстанның кече нефть компанияләре арасында ышанычлы рәвештә алда бара.
"Татар-Информ"