Фәрит Мөхәммәтшин: Президент ризалык бирсә, без аның кандидатурасын чыгарырга әзер

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Президент сайлавына үз кандидатурасын чыгару белән ризалашса, «Бердәм Россия» партиясе моңа әзер. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бердәм Россия» партиясенең Президент сайлавына кандидат чыгарачагы аңлашыла. Идарәче партия, парламентта күпчелекне тәшкил иткән партия буларак, без читтә кала алмыйбыз. «Бердәм Россия», башкалар белән беррәттән, үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Хәзерге Президент, «Бердәм Россия» партиясе Югары советының бюро әгъзасы Миңнеханов ризалык бирсә, без аны чыгарырга әзер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул Рөстәм Миңнехановның закон буенча тагын бер срокка сайлану хокукы булганын искәртте. «Узган сайлауда халык тарафыннан сайланып, 94 проценттан артык тавыш җыйган иде. Без Рөстәм Нургалиевичка кандидатурасын чыгарырга ризалашырга тәкъдим итәчәкбез», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү