Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә

Бүген 26 декабрьдә, Татарстанда коры һәм уртача салкын һава булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык була.

Төнлә һава температурасы -14 градуска кадәр төшә, ә аязганда — 20 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -5…-10 градус тәшкил итә. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак була.

Татарстан метеорологлары алдан әйткәнчә, республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләвен дәвам итә.


Фикер өстәү