Рөстәм Миңнеханов: «Мин сезгә ышанам»

Республиканың төп Яңа ел чыршысына җыелган яшьләргә Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. “Татнефть Арена”да узган бәйрәмдә 8 меңнән артык кеше катнашты. Бирегә фән олимпиадалары җиңүчеләре, укуда, иҗатта, спортта уңышка ирешкән, авыр тормыш хәлендә калган балалар җыелды.

— 2019 елның төп вакыйгасы WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты булды. Илкүләм җыелма команда җиңүенә татарстанлылар гаять зур өлеш кертте. Россиядә Театр елы тәмамлана, аның кысаларында Татарстанда кызыклы һәм креатив театр проектлары гамәлгә ашырылды. Бу ел яшьләр сәясәте өчен дә юбилей елы булды. Республикада балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итү өчен 20 программа эшли. 400тан артык яшьләр оешмасы эшләп килә, “Сәләт”, “Созвездие-Йолдызлык”, “Безнең заман” кебек чаралар үткәрелә, — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе ел шулай ук вакыйгаларга бай булачак. 2020 елда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан ул яшьләргә мөрәҗәгать итте. “Сез безнең ветераннарга ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшлисез. Аларның һәрберсе шул ярдәмне сизеп торсын. Бу – безнең төп бурыч”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Балаларга “Тылсымлы шәһәр эзләп” дигән тамаша күрсәтелде. Әлеге әкият-мюзикл бозда барды. Бәйрәмгә җыелучылар Татарстанга бәйле истәлекләр, шәхесләр турында ишетте, бозга Тукай, Зилант, Ак барс чыкты.
Моннан тыш һәрбер балага татлы бүләк өләштеләр. Быел ул йомшак Ак барс уенчыгы иде.


Фикер өстәү