Владимир Путин Сергей шойгу белән хоккей уйнаган (ВИДЕО)

Россия Президенты Владимир Путин традицион Яңа ел алды матчында катнашты. Аларның командасы 8:5 исәбе белән җиңде.

Уен Кызыл мәйданда узды. Президент бозга, һәрвакыттагыча, 11нче номер астында чыкты. Матчта шулай ук оборона министры Сергей Шойгу, легендар хоккейчы Павел Буре, бизнесменнар Роман Ротенберг, Геннадий Тимченко, Владимир Потанин, саксофонист Игорь Бутман, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм башка танылган сәясәтчеләр, спортчылар һәм музыкантлар уйнады.

ВИДЕО: life.ru

Фикер өстәү