Венгриядә вафат булган Башкортостан кызының гәүдәсен алып кайта алмыйлар

Венгриядә һәлак булган Уфа пианисты Элина Вәлиеваның гәүдәсен туганнарына бирмиләр.

Янәсе, аларда католиклар Раштуасы бәйрәме.
– Хәзер күп кенә мәгълүмат чаралары Элинаның гәүдәсен тикшерү барганга бирмиләр, диләр, тик бу алай түгел! — дип яза кызның дусты. — Төп һәм бердәнбер сәбәп, бу — католик бәйрәмнәре. Кайда сезнең кешелеклелек? Сез ял итәргә телисезме? Ә без Элинаны мәңгелек дөньяга озатырга телибез!

27 яшьлек пианистканың гомере 22 декабрьдә Будапештта арендаланган фатирда өзелә. Ул Венгрия башкаласына үзенең егете белән ял итәргә бара. Элина душка кергәч, газга агуланып үлә. Ләкин туганнары бу фаразга ышанмый.

"Кызыл таң" 

Фикер өстәү