Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт советы утырышында катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә «Дәүләт аграр сәясәте — нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм авыл территорияләрен үстерү» темасына Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышында катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төп докладлар белән Алтай крае губернаторы Виктор Томенко һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев чыгыш ясады.

Владимир Путин күптән түгел Адыгеяда агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. «Минем очрашу максаты сезнең белән очрашу алдыннан агросәнәгать комплексында эшләүче кешеләр белән сөйләшү иде, аларның тармакны үстерү өлкәсендә дәүләт эшчәнлеген ничек бәяләүләрен белү, аларны ишетү иде. Беләсезме, гомумән уңай, позитив бәялиләр. Әмма аеруча игътибар таләп итүче мәсьәләләр бар», — диде ул.

Шундый мәсьәләләр арасында, Владимир Путин сүзләренчә, авыл хуҗалыгы производствосы икътисадын, тормыш өчен уңайлы шартлар, кешеләр иминлеген үстерүгә шартлар булдыру, Россия агросәнәгать өлкәсенең заманча, глобаль конкурентлыкка сәләтле тармак буларак ныгуы.

«Соңгы арада авыл хуҗалыгында үсеш темплары гомумән Россия икътисады үсешеннән артык. 2019 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы производствосы тагын 4,1 процентка артты», — диде Путин.


Фикер өстәү