Казанда яман шеш авыруы диагнозы куелган балага операция ясаганнар

Казан табиблары Мәскәү коллегалары белән берлектә башкалабызда яшәүче 4 яшьлек малайның бөеренә бик катлаулы операция ясаган.

Сабыйга сентябрь аенда бөерендә яман шеш авыруы диагнозы куелган булган. Нефробластома дигән шеш бик катлаулы урында урнашканлыктан, баланың башка органнарына зыян китермәс өчен, шешне ике этапта кисеп алырга туры килгән. Малайга октябрь аенда тәүге операция ясалган. Менә хәзер икенчесе уңышлы гына килеп чыккан. Медиклар әйтүенчә, аягына басканнан соң малайга башта Казанда химиотерапия, аннан соң Мәскәүдә нурланыш терапиясе үткәреләчәк.


Фикер өстәү