Пенсияне кайчан бирәләр?

Гыйнвар аенда яллар озакка сузылганлыктан, 2020 елның беренче ай пенсиясен быел декабрьдә үк бирә башлыйлар. “Россия почтасы”на акча 25еннән күчә, кредит оешмаларына, шулай ук Сбербанкка 27 декабрьдән җибәрелә. Акчалары банкта җыелып баручы кешеләргә түләү 30 декабрьдә күчә. Почта бүлекләреннән алучыларга исә пенсия киләсе елның 3 гыйнварыннан бирелә.

2020 елның гыйнварында эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 6,6 процентка артачак. Эшләүче пенсионер гариза язып эштән киткән очракта аңа җыелып килгән пенсия өстәмәләрен түләячәкләр. Соңрак яңадан эшкә керергә мөмкин һәм түләнгән өстәмәләрне кире кайтаруны сорамаячаклар, дип аңлаттылар Пенсия фондының Татарстан бүлегеннән.

Быел ничек түләнде?

Узып баручы елның гыйнварында иминият пенсиясе индексацияләнеп, 7,05 процентка артты. Ул илдәге 31 миллион эшләмәүче пенсионерга кагылды. Эшләмәүчеләрнең картлык буенча иминият пенсиясе бер ел эчендә уртача 1000 сум тирәсе булды. Дәүләт тәэмин итүендә булганнарның, шулай ук социаль пенсия алучыларның акчасы апрель аенда 2 процентка индексацияләнде. Ул түләү 4 миллион эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерга кагылды.

“Дәүләт социаль ярдәме турында”гы һәм “Россиядә яшәү минимумы турында”гы федераль законнарга үзгәрешләр керү сәбәпле, пенсионерларга социаль өстәмәләр исәпләүдә үзгәрешләр булды. Әлеге яңа тәртип быел да дәвам итәчәк. Яңалык шуннан гыйбарәт: пенсия социаль өстәмәләр белән яшәү минимумына җиткерелә, акча шуннан соң гына индексация суммасы буенча үсә.

1 гыйнвардан авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким эшләмәгән пенсионерларның пенсиясенә 25 процент өстәмә түли башладылар. Тик бер шарт белән: пенсионер эшләмәскә һәм авыл җирендә яшәргә тиеш. Июнь аенда авыл хуҗалыгы һөнәрләре исемлегенә яңа белгечлекләр өстәлде. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсиясендә дә үзгәрешләр булды. Аларның да пенсиясе индексацияләнде. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына май аенда Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум акча бирелде. Ул түләү аларга киләсе елда да каралган.

Быелдан  пенсиягә чыгу яше үзгәрде. Шуңа карамастан, алданрак пенсиягә чыгу мөмкинлеге булганнар да бар. Болар – инвалидлар, зур стажга ия булган кешеләр, күп  бала үстерүче аналар.

Фәния Арсланова   


Фикер өстәү