Рөстәм Миңнеханов «Теләк чыршысы» дип аталган ирекле яңа ел акциясендә катнашты

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләк чыршысы» дип аталган ирекле акциясендә катнашты. Ул бүген ТР Дәүләт Советы утырышы алдыннан башланды. Акциягә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламентарийлар да кушылды. Алар бизәлгән чыршыдан уенчык шарлар формасында эленгән теләкләрдән берешәрне сайлап алдылар.

Рөстәм Миңнеханов чыршыдан унбер яшьлек Әмирхан Садыйковның открыткасын алды. Ул Яңа елга бик гадәти булмаган теләк – өлкән апасы белән чын вертолетта очарга теләвен язган.
Минтимер Шәймиев унҗиде яшьлек Антон Насретдиновның теләген үтәячәк. Ул ноутбук турында хыялланган икән.
Фәрит Мөхәммәтшин чыршыдан Әмир Фәйзрахмановның теләкләре язылган открытканы алган. Әмиргә җиде яшь, һәм ул уенчык тимер юл белән поезд турында хыялланган булган.
Кич белән «Теләк чыршысы» акциясе «Ел җитәкчесе» иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында дәвам итәчәк.
Акция 2014 елда Татарстанда «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты хәйриячеләре инициативасы белән старт алган. Узган ел проектны Россия Президенты Владимир Путин хуплый. Быел дәүләт башлыгы Ставропольдән ун яшьлек Андрейның Кызыл Аланда булырга хыяллануын белде.
Быелгы акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән 2020 елның 29 февраленә кадәр бөтен Россиядән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган яки керем яшәү минимумыннан түбән булган балаларның, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 60 яшьтән өлкән пенсионерларның һәм балаларның 2000 теләкләрен үтәү планлаштырыла.

Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр ЕлкаЖеланий.рф сайтында калдыра алган. Хәйриячеләр дәвалану өчен кирәкле техник җиһазларны, даруларны, транспорт чараларын сатып алырга булышмый. Алар тылсым һәм могҗизага ышаныч бүләк итәләр: потенциаль бүләкләр арасында – китаплар, хобби өчен товарлар, музыка кораллары, спорт инвентаре, уенчыклар, кумирлар белән очрашу мөмкинлеге, кызыклы урыннарга барулар бар.


Фикер өстәү