Татарстанда өч кешене үтерүдә шикләнелгән ир-атны тоткарлаганнар

3 декабрьдә төнендә Менделеевск каласында 38 яшьлек хатын-кыз һәм аның 19 һәм 2 яшьлек ике баласының мәетләре табыла. Татарстан буенча Эчке эшләр министлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, полиция хезмәткәрләре тиз арада шикле кешене тоткарлый алган.

Үтерелгән хатын-кыз белән яшәгән 41 яшьлек ир-ат көнчелек аркасында элеккеге хатынына, 2 яшьлек улына һәм 19 яшьлек үги улына пычак белән кадаган. 12 яшьлек тагын бер малай качып өлгерә алган. Хәзерге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.


Фикер өстәү