Татарстанда наркотик кулланучылар саны узган елдагыдан артмаган

. Республикада күбрәк синтетик наркотиклар белән сәүдә итәләр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркоконтроль идарәсе җитәкчесе Вадим Костюнин матбугат очрашуында шулай дип белдерде.

Наркотик кулланучылар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә районнарында күп. Быел хокук саклау органнары 550 килограммнан артык наркотик һәм көчле тәэсир итә торган психотроп матдәне әйләнештән алган. Барыннан да бигрәк синтетик наркотиклар өстенлек итә. Республикада алты нарколабораториянең эзенә төшкәннәр. Соңгы араларда снюсларга бәйле хәлләр халыкны хафага салды. Ул мәктәп укучылары кулына да җиңел килеп керә. “Без аны төрле шәһәрләрдәге сәүдә урыннарыннан җыеп алдык. Составы катнашмалардан һәм никотиннан тора. Наркотик матдәләр табылмады. Шуңа күрә аны сатучыларга административ җәза бирә алмыйбыз, – ди җитәкче. – Ләкин проблема бар һәм без моңа күз йома алмыйбыз”. Билгеле булганча, Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләдә закон проекты әзерли. Дәүләт Думасы депутатлары да бу уңайдан федераль законга үзгәрешләр кертергә кирәклеген белә.

https://vatantat.ru/2019/11/balalar-psihika-%d2%bb%d3%99m-s%d3%99lam%d3%99tlekk%d3%99-zyyan-kiter%d3%99-torgan-bally-t%d3%a9jm%d3%99l%d3%99r-kullana/

Быел Эчке эшләр министрлыгы профилактика өчен төрле министрлыклар белән бергә 10 меңнән артык чара үткәргән. Аңлату эше бигрәк тә үсмерләргә юнәлтелгән.  Вадим Костюнин фикеренчә, балаларны, үсмерләрне яман гадәтләрдән саклап калуда әти-әниләр бигрәк тә активлык күрсәтергә тиеш. “Наркотик кулланган баланың үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул  үз эченә йомыла, аралашмый, кызыксынуы кими. Кайбер бала-чага акча эшләү җәһәтеннән үзе дә кырын эш белән шөгыльләнә башлый. Эшне интернет-сайтлар тәкъдим итә. Баланың үзен тотышы шик уята икән, ата-аналар хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә уңайсызланмасын иде. Укытучылар белән киңәшергә була”, – ди спикер.

Матбугат очрашуында бу проблемалар турында сөйләгән журналист арасында узган бәйгегә йомгак ясалды. “Бумеранг” бәйгесе быел 11 нче тапкыр үткәрелде. Бүләкләрне “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы полиция җитәкчесе урынбасары Павел Серов тапшырды.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан: республика наркологларында 17500 кеше исәптә тора: 9338 кешегә “наркомания” диагнозы куелган, 8206 кеше “наркотик матдәләрне аеруча күп кулланучы” исемлегендә.


Фикер өстәү