Иртәгә һава торышы бозыла

Иртәгә, 5 гыйнварда, Татарстан һәм Казан юлларында көчле бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Моннан тыш, республика районнарында төнлә көньяк-көнбатыштан секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил исәчәк. Көндез юлларда бозлавык булачак.


Фикер өстәү